news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда салкында баланы автобустан төшереп калдырган очрактан соң җинаять эше ачылды

Салкында баланы автобустан төшереп калдыру очрагыннан соң, Татарстанда прокуратура таләбе буенча, иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Казанда 68 нче номерлы автобус кондукторы мәктәп укучысын төшереп калдырган. Шуннан соң прокуратура җинаять эше кузгатуны таләп иткәнен «Татар-информ» алданрак язган иде.

Бу вакыйга бер көн элек булган. Хатын-кыз кондукторның терминалы эшләми башлый һәм ул билет өчен транспорт картасы белән түләргә тырышкан малайны юлда төшереп калдыра. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрде һәм хокук бозу турында мәгълүмат расланды, диелә хәбәрдә.

«Тикшерү төбәкнең ведомство аппаратында контрольгә алынды», – дип белдерделәр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot