Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Салих Сәйдәшевкә багышланган музыкаль лекция узачак
Казан халкын һәм шәһәр кунакларын күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевкә багышланган уникаль музыкаль лекциягә чакыралар. Бу хакта Телеграм-каналда «Миллиард.Татар» лекторие хәбәр итә.
Чара 3 апрельдә «Шәрык клубы» Татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексында узачак. Оештыручылары - «Миллиард.Татар» һәм «Шәрык клубы». Лекция кысаларында тыңлаучылар Сәйдәшевнең стиле ничек үзгәргәнен, кайчан һәм ни өчен музыка яза башлавын, шулай ук аның тормышындагы фаҗигале хәлләр һәм Композиторлар берлегеннән куылуы турында белә алачак.
Лекция генә түгел, композитор әсәрләрен җанлы башкару да вакыйганың бер үзенчәлеге булачак. Лекторның бер сәгатьлек чыгышыннан соң кунаклар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә ала.
Лекция 18.00 сәгатьтә башлана. Timepad платформасында теркәлү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз