news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Сәрвиназ» балетын тәкъдим итәчәкләр

Казанда Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Сәрвиназ» балетын тәкъдим итәчәкләр
Фотоны чараны оештыручылар тәкъдим итте

2 һәм 3 декабрьдә Татарстан башкаласындагы «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Илһам Байтирәкнең Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Сәрвиназ» балеты беренче тапкыр сәхнәдә күрсәтеләчәк. Премьера классик композиторның 125 еллыгына багышланачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.

Балетның тарихы бик озын һәм катлаулы. Әсәр сәхнәдә тәкъдим итүне 75 елдан артык көткән. Идел буе Болгары темасына бәйле балет кую турында 1948 елда Салих Сәйдәшев белән балетмейстер Гай Таһиров уйлана башлый. «Гөлнара» дип исемләнгән әсәр ике яшь кешенең Болгар чорындагы фаҗигале мәхәббәте турында сөйли. Ләкин ул вакытта балетны сәхнәдә куя алмыйлар – аны совет цензурасы тыя.

Сакланып калган материаллар нигезендә 2002 елда композитор Илһам Байтирәк заманча музыка телен кулланып яңа балет иҗат итә. Ләкин әсәр янәдән сәхнәгә чыга алмый кала.

Балет 20 елдан артык вакыт узгач кына – 2024 елның декабрендә Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивалендә, ә аннары 2025 елның августында «Печән базары» фестивалендә һәм сентябрьдә Милли музыка оркестрының 4нче сезонын ачу тантанасында беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Проектның җитәкчесе – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге артисты, «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты җитәкчесе, «Хәрәкәттә-Бәрәкәт» проектының җәйге программасы кураторы, «Мирас» балалар үрнәк бию ансамбле педагог-хореографы Сәидә Кадыйрова.

Балетмейстер-куючы – Казан дәүләт мәдәният институтының бию сәнгате кафедрасы доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрының элеккеге солисты Нинель Мочалова.

Хореограф-куючы – «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге артисты Рафаэль Мустяков.

Режиссер – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты Булат Гатауллин.

Дирижер-куючы – Милли музыка оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, композитор Айдар Ниязов.

news_right_1
news_right_2
news_bot