news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Салих Сәйдәшев” китабы тәкъдим ителде

“Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы дөнья күрде.

Казанда “Салих Сәйдәшев” китабы тәкъдим ителде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Казанның Милли китапханәсендә мәшһүр татар композиторына багышланган “Салих Сәйдәшев” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап - “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән “Шәхесләребез” сериясеннән.

“Бу гасырның башында Илһам абый Шакировка һәм Салих абый Сәйдәшевка фоторәсемнәр белән зур китап чыгару теләге бар иде. Илһам абыйныкы чыкты, ә Салих Сәйдәшевныкы чыга алмады. Министрлыкта “акча юк”, дип безне кире кактылар. Ләкин материал, фотолар җыелган иде. Рушания Миңнуллина да туплады, музейлар да ярдәм итте. Китап “ТАИФ” оешмасының матди ярдәме белән дөнья күрде. Матди ярдәмнән башка мин бернәрсә дә эшли алмыйм”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә 24 ел дәвамында “Җыен” фонды директоры булып эшләүче Фоат Рәфыйков.

“Гадәттә, китапны укып чыкмыйча, аның турында фикерләр әйтеп булмый. Ә бу очракта әлеге китапка карата әйтергә була. Беренчедән, ул “Шәхесләребез” сериясендә чыккан. “Җыен” фонды ничәмә-ничә китап чыгарды. Алар - затлы, эчтәлек һәм бизәлеш ягыннан югары дәрәҗәдә башкарылган. Бу сериядә чыккан һәм Фоат Рәфыйков, Рамил Миңнуллин, Рушания Миңнуллина кебек иҗат төркеме әзерләгән китап начар була алмый. Ул бары әйбәт кенә була ала. Бу хакта китапны укымыйча да әйтеп була. Икенчедән, Салих Сәйдәшев хакында начар китап чыгарып булмый. Мондый китапның чыгуы – рухи тормышыбызда зур бәйрәм”, - диде күренекле галим Хатыйп Миңнегулов.

Әдәби-музыкаль кичәдә китапны төзүче иҗат төркеме, Салих Сәйдәшевның туганнары, танылган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучылары катнашты. Китап татар профессиональ музыкасына нигез салган татар композиторы Салих Сәйдәшевның иҗатын һәм тормышын чагылдыра. Җыентыкта аның дуслары, замандашлары, туганнары тарафыннан язылган истәлекләре, музыка белгечләренең тәфсилле мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган.

Шуны да әйтергә кирәк, Милли китапханәдә Салих Сәйдәшевкә багышланган “Сәйдәш мирасы мәңгелек” исемле күргәзмә эшли башлаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100