news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «СалаваTik» төркеме Яңа ел концерты үткәрде

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә «СалаваTik» төркеме балалар өчен үзенең иң популяр җырларыннан торган Яңа ел концерты оештырды. Концерт программасында җырлар, биюләр, Кыш бабай белән Аҗдаһа чыгышы булды. Бәйрәм «СалаваTik»лар гимны белән тәмамланды.

«СалаваTik» проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлый. Әлеге җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә җиткерү, аңлаешлы формада өйрәтү һәм таныту ята.

Проект кысаларында, буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның уртак хезмәт җимешләре дә башкарыла. «СалаваTik»лар башкарган җыр тестлары һәм ноталары ай саен «Салават күпере» журналында басылып килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100