news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Салават күпере» торак комплексында инвалид балалар өчен инклюзив үзәк ачыла

Казанда «Салават күпере» торак комплексында инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен тернәкләндерү-инклюзив үзәк ачылачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Бу шәһәрдәге шундый бишенче үзәк булачак. Әлеге үзәктә беренче тапкыр тернәкләндерү блогы оештырылачак, белгечләр-дефектологлар һәм ресурс классы эшләячәк.

Үзәк Наил Йосыпов урамы, 3б адресында урнашачак.

Проект Россия Федерациясе президенты гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Үзәк ел саен 500дән артык балага һәм аларның ата-аналарына системалы ярдәм күрсәтә алачак.

Үзәк «Салават күпере» микрорайонында яшәүче 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot