Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Салават күпере»нән Юдинодагы балалар поликлиникасына кадәр яңа маршрут ачыла
Автобуслар пассажирларга дүшәмбедән җомгага кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 ноябрьдә, Казанда яңа автобус маршруты ачыла. Әлеге машруттагы автобуслар пассажирларны «Салават күпере» торак комплексыннан Юдино бистәсендәге 4нче балалар поликлиникасына илтәчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан мэры Илсур Метшин катнашында үткән күчмә киңәшмәдә торак комплекста яшәүчеләр шәһәр башлыгының игътибарын хәзерге вакытта «Салават күпере»нә хезмәт күрсәтә торган медицина учреждениесе белән транспорт элемтәсе булмауга бәйле кыенлыкларга юнәлткән иде.
Казан мэры, үз чиратында, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан балалар поликлиникасы өчен бина, шулай ук Юдинодагы медицина учреждениесенә бару мөмкинлеген тәэмин итү өчен шәһәр транспорты бирелүе хакында хәбәр итте.
Автобуслар пассажирларга дүшәмбедән җомгага кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Алар «Салават күпере» торак комплексыннан А.Арсланов урамындагы 8нче йорт каршындагы мәйданчыктан - 8.00, 10.00, 12.00 һәм 14.00, ә кире юнәлештә 9.00, 11.00, 13.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз