Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Салават күпере” микрорайонында 255 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды
Яңа йортка - социаль ипотека буенча фатир алган, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр һәм яшь гаиләләр күчте.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда “Салават күпере” микрорайонының Тансык урамында 255 фатирлы 13 нче йорт файдалануга тапшырылды.
Бу йорт социаль ипотека программасы буенча - предприятие эшчеләре, авария хәлендәге торак фондтан күчерелә торган гражданнар, бюджет һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өчен торгызылган.
Яңа йорттан фатир алучыларны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин котлады. “Без Казанда иң яхшы микрорайон була дип әйткән идек. Биредә нинди юллар, йортлар, һәм йорт яны төзекләндерелгән, күрәсез, - диде ул. – Бу йортта бәхетле яшәгез. Яхшы күршеләр булсын”.
Тәлгать Абдуллин микрорайонда мәктәп, балалар бакчалары төзелүен, “Казан-2” вокзалыннан электричка хәрәкәте мәсьәләсе хәл ителүен белдерде.
Сентябрьдә “Салават күпере”ндә тагын берничә йорт (10-2, 11-4, 12-1, 12-4, 12-5; 11-1, 11-2, 11-5, 12-2, 12-3) файдалануга тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз