news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Салават башкорт театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә

Казанда Салават башкорт театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә
Рамил Гали

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Салават дәүләт башкорт драма театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә. Кариев театры үз чиратында Салават шәһәренә гастроль белән барачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Салават дәүләт башкорт драма театры Казанда 12-14 сентябрьдә «Безнең өйнең яме», «Хорошая девочка Лида», «Абау, димче килә» спектакльләрен күрсәтәчәк. Берсенең режиссеры – Ренат Әюпов.

Ноябрь аенда Кариев театры Салаватка бара. «Без дә аларга балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле формат спектакльләр алып барабыз. Алар – «Камыр батыр», «Йосыф», «Ак чәчәкләр», – дип таныштырды Кариев театрының тамашачыларны оештыру эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Вәлиев.

Фото: © Рамил Гали

28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда Севастополь яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә. Узган җәй Кариев театры «Зур гастрольләр» кысаларында Севастопольгә барып кайтты. Быел Кырым артистлары Казан тамашачысына классик әсәрләр, һәм заман драматургиясенә нигезләнгән «Циолковский. Путь к звездам», «Город клоуна Пика», «Ася», «Варшавская мелодия» спектакльләрен алып киләчәк.

Шулай ук, 9-10 октябрьдә Кариев театрының Мәскәүдә дә гастрольләре көтелә.

«Алдыбызда торган матур максат – Мәскәү гастрольләре. Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган премьерабызны – «Йосыф» спектаклен алып барабыз. Шулай ук, милли классикага нигезләнеп эшләнгән, узган сезоннарның премьерасы булган «Сөннәтче бабай» спектален дә күрсәтәчәкбез. Мәскәү тамашачысы белән очрашулар циклы, милләттәшләр белән аралашуны да күздә тотабыз», – диде Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова.

Фото: © Рамил Гали

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100