news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче бүлегенең элеккеге башлыгы белән хушлаштылар

Кичә озакка сузылган авырудан соң ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче бүлегенең элеккеге башлыгы Наил Сафин вафат булды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Наил Әхмәтхан улы республиканың сәламәтлек саклау системасында 34 елдан артык эшләгән. Санитар табибтан алып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының икенче бүлеге башлыгына кадәр озын юл узган. 27 елдан артык ТР сәламәтлек саклау системасының идарә органнары һәм учреждениеләрен мобилизацион әзерләү белән шөгыльләнгән.

Наил Әхмәтхан улы республиканың медицина хезмәте белән масштаблы республикакүләм өйрәнүләр, күнекмәләр оештыру һәм үткәрүдә катнашкан.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Шулай ук республика гражданнар оборонасының мобилизацион әзерлеге һәм медицина хезмәте мәсьәләләре буенча ТР Министрлар Кабинетының карар проектларын әзерләүгә дә үз өлешен керткән.

Наил Сафинның хезмәте дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелгән, аңа «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының мактаулы ветераны» дигән исем бирелгән.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген Казан нуры мәчетендә узды, аны Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100