news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә фатир проектлары эшли башладылар

Татарстан башкаласында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗларына җайлашкан махсус фатирлар барлыкка киләчәк. Киләчәктә проект бөтен республика буенча таралырга мөмкин. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, инвалидларны уңайлы мохит таләпләрен исәпкә алынган торак белән тәэмин итү кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала.

«Хәзерге вакытта муниципаль торак фондында җайлаштырылган торак юк. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә эш башладылар. Юдинода йортларның проектына җайлаштырылган җиде фатир кертелгән. Фатирларда ишек уемнары киңәйтелгән, ишекләр махсус җиһазландырылган, санитар узеллар һәм холллар зурайтылган», - дип сөйләде Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы.

Аның сүзләренчә, алга таба мөмкинлекләре чикле кешеләргә җайлаштырылган фатирлар республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot