news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәламәтлеге чикле балаларга ярдәм итү максатыннан хәйрия кичәсе уздырыла

Иртәгә, 26 ноябрь көнне Казанда сәламәтлеге чикле балаларга, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гади могҗиза» дип аталган хәйрия кичәсе үткәрелә. Очрашуда кием дизайнерының яңа кичке коллекциясен тәкъдим итү чарасы булачак һәм «ИгелекКылам/БлагоДарю» социаль җайлашу үзәгенең зур гаиләсе турында фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйрия кичәсендә җыелган барлык акчалар «ИгелекКылам» автоном коммерцияле булмаган оешмасына бирелә. Оешма сәламәтлеге чикле, «Остаз ярдәме белән аерым яшәү» проекты ярдәмендә мөстәкыйль тормышка өйрәнүче 16 баланың яшәвен тәэмин итә.

Чара Карл Маркс урамы, 70/10 адресы буенча Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында уздырыла.

Кунакларны 19:00 сәгатьтә көтәләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект Казан шәһәре Думасы депутаты Гөлнара Галиәхмәтова тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, «ИгелекКылам» социаль җайлашу үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 2019 елдан бирле эшли. Ул менталь тайпылышлары булган кешеләргә җәмгыятькә җайлашырга, остаз ярдәмендә яшәү тәҗрибәсе туплап, көндәлек тормышны мөстәкыйль алып барырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot