news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Саклык банкы банкоматыннан билгесез затлар акчалы берничә кассета урлаган

Якынча мәгълүматларга караганда, һөҗүм итүчеләр икәү булган

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Ике билгесез зат, акча урлау максаты белән, саклык банкы банкоматын шартлаткан, дип хәбәр итә бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, бүген иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә ике билгесез зат банк бүлеге бүлмәсенә кергән һәм банкоматны шартлатканнар, берничә кассета акча алып, автомобильгә утырып билгесез юнәлештә качып киткәннәр.

Банк бүлеге зур зыян күрмәгән. Урланган акча күләме әлегә билгеле түгел.

Хәзер билгесез затларны эзләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә, бу вакыйга нечкәлекләре ачыклана.

Искәртеп узабыз, бу вакыйга Җиңү проспекты, 62 адресы буенча урнашкан банк бүлегендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100