news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Саклык банкы банкоматын талау факты буенча җинаять эше кузгатылган

Банкта китерелгән зыян күләмен әйтмиләр

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында 6 нчы сентябрьдә Казанда Саклык банкы банкоматы талануы факты буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 4 нче өлеше (караклык) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Банкның үзендә бүгенге көндә, тикшерү серенә сылтап, китерелгән зыян суммасын әйтмиләр.

Әлеге маддәнең 4 нче өлеше күләме 1 миллион сумнан арткан аеруча зур суммада акча урлауны күздә тотуын билгеләп узыйк.

Саклык банкы матбугат хезмәте, банкның, аның үзенә һәм клиентларына карата җинаятьләргә чик кую буенча даими эш алып барганын, банкомат һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмаларын саклау системасын һәрвакыт камилләштерүен билгеләп үтә. “Саклык банкына каршы хокукый гамәлләр кылган җинаятьчеләр, һичшиксез, җәзасын алачак”, - ди алар.

Искәртеп узабыз, 6 нчы сентябрь, шимбә көнне,  әлегә таныш булмаган ике зат, акча урлау максаты белән, Җиңү проспекты, 62 нче йорт адресы буенча урнашкан үз-үзеңә тәүлек буе хезмәт күрсәтү зонасында урнашкан Саклык банкы банкоматын шартлаткан. Җинаятьчеләр акчалы берничә кассетаны урлап, җинаять урыныннан качкан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100