news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәкертләр арасында VII Республика Коръән укучылар конкурсы узачак

Казанда шәкертләр арасында VII Республика Коръән укучылар конкурсы узачак
Фото: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

Россия ислам институты Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә ислам уку йортлары студентлары һәм мәдрәсәләр шәкертләре арасында VII Республика Коръән укучылар конкурсын игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйге 5 ноябрьдә Казанның тарихи «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

Конкурста Татарстанның ислам югары уку йортлары һәм мәдрәсәләрендә белем алучы егетләр команда форматында көч сынашачак.

Төп номинацияләр:

  • 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү — Татарстан мәдрәсәләре һәм дини уку йортлары студентлары өчен;
  • 28нчы, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү — Коръән ятлау үзәкләре студентлары өчен.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot