Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда сайлаулар турында уникаль «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды
Бүген Казанда Кремль яр буенда республикада узачак сайлаулар турында «Сайлау ноктасы» дигән мәгълүмат үзәге ачылды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртик, 14 сентябрьдә Татарстанда республика Рәисен сайлау уза. Шул ук көнне – Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар һәм җирле депутатларны сайлау буенча 7,5 меңнән артык муниципаль кампания.
«Сайлау ноктасы» - ул, беренче чиратта, яр буенда йөрүчеләргә юнәлдерелгән формаль булмаган киңлек. Мәгълүмат үзәгендә теләге булган һәр кеше сайлауларда катнашу тәртибе турында барысын да белә, экспертлардан һәм сайлау системасы вәкилләреннән консультация ала алачак. Мәгълүмат үзәге янындагы территориядә мастер-класслар, танылган кешеләр белән очрашулар узачак.
«Сайлау ноктасы» җәй буе эшләячәк. Сайлаулар турындагы мәгълүмат үзәгенең Яшьләр көнендә ачылуы символик мәгънәгә ия, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«Бездә 3 миллионга якын сайлаучы бар, аларның өчтән бере – 35 яшькә кадәрге яшьләр, 40 меңе - беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Бу саллы тавыш, һәм без аның аңлы рәвештә бирелүен телибез», - диде ул.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шулай ук мондый форматның мөһимлеген билгеләп үтте. «Сайлау ноктасы» яшьләр белән тигез дәрәҗәдә сөйләшергә мөмкинлек бирә һәм ышаныч һәм җанлы кызыксынуга таянып сайлауларда катнашу культурасын формалаштыра. Шуңа күрә биредә, яр буенда, шундый урыннар барлыкка килүе бик мөһим», - дип сөйләде ул.
«Үзәк ачык, ул яр буе ритмында яши. Бу мөһим темалар – бигрәк тә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау – һәркем файдалана алырлык һәм уңайлы формада фикер алыша торган киңлек», - диде «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина.
«Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге җәй буе эшләячәк. Сайлау системасы экспертлары белән ачык консультацияләр, даими музыкаль чыгышлар, интерактив форматлар һәм гаилә чаралары планлаштырылган. Җомга көннәрендә ачык һавада кино күрсәтергә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз