Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда сайлау участокларында танышу картасын тәкъдим иттеләр
14 сентябрьдә Татарстан халкы Бердәм тавыш бирү көнендә катнашачак, республика Рәисе һәм муниципаль депутатлар сайлауларында үз тавышын бирәчәк. Казанда сайлау участоклары картасын очрашу һәм кызыклы танышу урыны буларак тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татмедиа» МАХ каналында хәбәр итә.
Танылган язучы яки музыкант белән кайда аралашырга, «Ак Барс»ның мөмкинлекләре турында хоккейчы белән бәхәсләшергә яки булачак Лобачевский премиясе лауреаты белән сөйләшергә мөмкин – болар барысы да Казан картасында күрсәтелгән.
Шулай итеп, булачак танылган актерны (бүген Казан дәүләт мәдәният институты студенты) Оренбург трактындагы 285нче участокта, ә телевизион журналистны Шамил Усманов урамындагы 159нчы участокта очратырга мөмкин. Исемлектә шулай ук вертолет төзүчеләр, табиблар һәм инженерлар бар.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз