news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды

Яшьләр көнендә Казанның Кремль яр буенда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды. Проект Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга һәм республика Дәүләт Советына өстәмә сайлауларга багышланган.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» Татарстанның сайлау системасы өчен инде матур гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте. Быел проект Казан чикләреннән чыгачак һәм республиканың алты бермандатлы округының бердәм мәгълүмати киңлегенең бер өлеше булачак.

«Без бу проектка ихтыяҗ булуын күрәбез. Сайлаучыларның һәрвакыт сораулары була, бигрәк тә тавыш бирүдә катнашу өчен яңа сервислар һәм яңа мөмкинлекләр барлыкка килгәннән соң. Бу сайлаучылар белән даими аралашу урыны булачак, дип саныйм», – диде Кондратьев.

Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мәйданчык яшьләр белән аңлаешлы телдә сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Үзәктә территориаль комиссияләрнең әгъзалары һәм волонтерлар эшләячәк, алар «Мобиль сайлаучы» һәм «ИнформУИК» сервислары турында сөйләячәк, шулай ук гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot