Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Шәһидә Максудованың 100 еллыгы уңаеннан «Әни көне» дип аталган әдәби кичә була
29 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Казанның Е.А.Боратынский музеенда күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, журналист һәм прозаик Шәһидә Максудова-Ахунованың (әдәби тәхәллүсе — Гөлшәһидә) тууына 100 ел тулу уңаеннан «Әни көне» дип аталган юбилей кичәсе уздырыла. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә җитәкчесе, шагыйрә Наилә Ахунова алып барачак. Кичәдә Шәһидә Максудованың иҗаты, аның татар әдәбиятындагы һәм журналистикадагы өлеше турында сөйләячәкләр, әсәрләреннән өзекләр укылачак, истәлекләр барланачак.
Чарага керү ирекле.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз