news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр медицина оешмаларында табиблар саны арткан

Казанда табиблар (83,5 процент) һәм урта медицина персоналы (82,5 процент) белән тәэмин ителеш арткан.

Бу хакта журналистларга Казанның сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

“Хосусый клиникалардан һәм башка төбәкләрдән дә табиблар килде”, - диде министр.

Пенсия яшендәге табиблар (19,9 процент) кимү хисабына табибларның категориялелеге (32,5 процент) дә арткан.

“Табибларның эштән китү коэффициенты кимүе (21,5 процент) күп кенә медицина оешмаларында табиблар кабул итү һәм эштән алу белән хәлнең тотрыклыгын сөйли. 2021 елда 132 табиб эшкә урнаштырылган”, - дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot