news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр кубогы өчен көрәш ярышлары узачак

Казанда шәһәр кубогы өчен көрәш ярышлары узачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

11 апрель көнне Казанның Бокс һәм өстәле теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узачак. Ярышта Казанның 7 районыннан 2007 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчылар катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60 кг хәтле, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнаша ала.

Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланачак. «Стенка на стенку» форматындагы ярышта җиңү яулаган район командасы Казан шәһәренең күчмә кубогына ия булачак.

Бәйгедә барлык теләк белдерүче спортчылар да катнаша ала. Тамашачылар өчен керү бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot