news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шәһәр һәм Республика көне концертлар, гаилә чаралары, салют белән билгеләп үтелә

Казанда Шәһәр һәм Республика көне концертлар, гаилә чаралары, салют белән билгеләп үтелә
Фото: «Татар-информ»

Бу атнаның ял көнендә, 30 августта, Казанда зурлап Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итәргә әзерләнәләр. Чаралар, гадәттәгечә, берничә мәйданчыкта: «УРАМ» экстрим-паркында, Тинчурин театры янында, Иске Татар бистәсендә, ипподромда, Игенчеләр сарае һәм «Казан» гаилә үзәге янында уздырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы бәйрәм чараларының барысы да «Үзенә гашыйк итүче Татарстан» концепциясенә нигезләнә.

«УРАМ» экстрим-паркында сигезенче «Урам» музыка фестивале уздырыла. Чара 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Мәйданчыкта экстремаль спорт төрләрен, урам мәдәниятен һәм заманча иҗатны яратучылар очрашачак. Фестивальдә музыка сөюче, җирле яшьләрдән торган коллективлар чыгыш ясый.

Тинчурин театры каршындагы мәйданда бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә башлана. «Уйнагыз, гармуннар!» мәдәни чарасында Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 1 меңнән артык гармунчы катнаша. Биредәге мәдәни чаралар гармунчылардан соң «Наше время – Безнең заман» иҗади эшче яшьләр бәйгесенең финалга узучылар концерты белән ялганып китә. 15:00 сәгатьтә шул ук мәйданчыкта «Казанда көнчыгыш базары» дип аталган Халыкара Россия-Көнчыгыш милли мәдәниятләр фестивале башлана. Фестиваль кысаларында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән артистлар катнашында «Дуслык тавышы: саф һавада концерт» була. Чарада махсус кунак буларак Бәхтәвәр чыгыш ясый.

14:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Программага Татарстан Республикасы Рәисе бүләгенә ат чабышлары һәм узышлар, шулай ук сәнгать осталары, эстрада йолдызлары катнашында концерт кертелгән.

Иске Татар бистәсендә 15:00 сәгатьтә «Казан сөлгесе» фестивале башлана. Ул халыкның җыр-бию сәнгатен саклап калу, милләтара татулыкны ныгыту чарасы дип танылган. 2019 елдан фестиваль «ЮНЕСКО» иҗади шәһәрләре челтәренең креатив проектлары исемлегенә кертелгән.

«Казан көзе» опера фестивале Казансу елгасы буенда Казан Кремле диварлары янында 19:30 сәгатьтә башлана. Чараны Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры оештыра. Чакырылган артистлар арасында опера җырчысы Динара Алиева да бар.

15:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан төп бәйрәм мәйданчыгына әйләнә. Көн дәвамында биредә шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк. Фестивальгә килүчеләр йога буенча ачык дәресләрдә катнаша, диджейларга кушылып рәхәтләнеп бии, гаиләләре белән «Яшүсмер» яшьләр клубы челтәре тарафыннан оештырыла торган өстәл уеннарын уйный, фестиваль маркетына бара ала. Анда Казанның 20дән артык җирле бренды үз продукциясен тәкъдим итә.

Көн азагында «Шәһәр модераторлары» дип аталган ачык фикер алышу чарасы була. Җанлы аралашу барышында катнашучылар заманча Казанның үсеше, аның шәһәр халкы һәм кунаклары өчен җәлеп итүчәнлеге, шулай ук Татарстан башкаласын яшәү өчен уңайлы итә торган тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар.

Бәйрәм концертында Казан шәһәр филармониясе артистлары, яшь башкаручылар, Гүзәл Уразова катнаша. Башкала халкы, кунаклары шулай ук Илһам Шакировка багышлау кичәсендә легендар җырчыбызның хитларын тыңлый ала. Россиянең «Уматурман» рок-төркеме концертның хедлайнеры итеп билгеләнгән.

22:00 сәгатьтә Казансу өстендә бәйрәм салюты яңгыраячак. Шәһәр халкы аны, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгеннән Миллениум күперенә кадәр, Казансу елгасының ике ярыннан да күзәтә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot