news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр фонтаннарын кышка әзерләү чаралары башланды

Казанда фонтаннарны кышка әзерләү чаралары башланды. Белгечләр эшне Совет мәйданындагы, Дәрвишләр торак массивындагы һәм Белинский скверындагы гидротехник корылмалардан башлап җибәргән. Әлеге эшчәнлек өчен җаваплы хезмәткәрләр шәһәрнең төрле нокталарында урнашкан 32 объектта эшләрне 28 октябрьгә кадәр тәмамларга ниятли, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Кышка әзерләү чаралары берничә өлештән тора. Башта эшчеләр фонтаннарның касәләрен басым ярдәмендә су сиптереп юдырта торган җайланма белән чистарта, насосларны һәм фильтрларны яхшылап юа. Аннан соң, фонтанны су белән тәэмин итә торган системадан, басым ярдәмендә торбаларны өрдертеп, калган су чыгарыла. Бу көннәр салкынайткан вакытта су катып, система җайланмаларына зыян китермәү өчен махсус шулай эшләнә. Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, насосларны сүтеп, аларны киләсе язга кадәр саклау өчен складка илтәләр.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитетының Капиталь ремонт, төзелеш һәм реконструкция бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Сафиуллин сөйләгәнчә, яз көне эш башланган вакытта насослар, тикшерелеп, кире урынына куела. Тикшергән вакытта җитешсезлекләр ачыкланган очракта, насос агымдагы хезмәт күрсәтү планы буенча төзекләндерелә.

Шәһәрнең төрле нокталарында урнашкан 32 фонтанны кышка әзерләү чаралары 28 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot