news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр буйлап хәрәкәт итү өчен су маршрутларын үстерергә тәкъдим иттеләр

Казанда шәһәр эчендә йөри ала торган су маршрутларын үстерү кызыклы булыр иде. Россия туроператорлары ассоциациясенең эчке туризм буенча вице-президенты Сергей Ромашкин «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Әгәр сүз шәһәр халкына Казан эчендә йөрергә мөмкинлек бирә торган яңа проект турында барса, бу кызыклы булачак. Татарстан башкаласына мондый юнәлешне үстерү комачауламаячак. Мәсәлән, Мәскәүдә кешеләр шәһәр буйлап корабларда хәрәкәт итә ала», – дип билгеләде Ромашкин.

Аның сүзләренчә, Россия башкаласында мондый кораблар расписание буенча йөри. Мәскәүлеләр, метрода йөрү бәясен түләп, 5 километр чамасы йөзеп бара ала.

«Бу нәкъ менә шәһәр халкы өчен бик яхшы сервис, туристлар аннан сирәк файдалана», – дип өстәде эксперт. Мондый проектны гамәлгә ашыру казанлыларның тормышын уңайлырак һәм кызыклырак итәчәк, дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot