news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы кую турында карар имзаланды

Казанда Толстой урамындагы 16нчы йортта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга мемориаль такта куелачак. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы истәлеген мәңгеләштерү максатында, ТР Министрлар Кабинеты Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” иҗтимагый оешмасының мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итү турында карар чыгарыла», диелә ТР Хокукый мәгълүматының рәсми порталында чыккан документта.

Мемориаль тактада рус һәм татар телләрендә бу бинада 2000-2020 елларда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәү турында язылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot