news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Шагыйрь һәм музыка» фестивале җиңүчеләре концерты узды

Бүген Татарстан башкаласында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» V Халыкара шигъри-музыкаль фестивале җиңүчеләре концерты булды. Аны Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы уздырды.

«Бүген безнең гаилә өчен шактый авыр көн – Хәтер көне, җәлилчеләрнең һәлак булган көне. Һәм традиция буенча 25 августта безнең фестивальнең концерты уза», – дип белдерде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил.

Ул быел икеләтә юбилей – Муса Җәлилнең тууына 120 ел һәм фестивальнең үзенә биш ел булуын билгеләп үтте.

Һәр чыгыш шигъри өлештән башланды, аннан соң классик музыка көйләре яңгырады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен Муса Җәлил истәлегенә фестивальгә аның кызы Чулпан Җәлилова килә һәм бу ел да искәрмә булмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot