news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәфкать туташы-анестезистларга 140 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр

Казанда шәфкать туташы-анестезистларның уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил итә, стажлы белгечләр өчен ул 140 мең сумга кадәр җитә. SuperJob сервисы, шундый белгечләр өчен эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен анализлап, шул хакта хәбәр итә.

Аналитикларның мәгълүматлары буенча, иң файдалы тәкъдимнәр күбесенчә коммерция клиникаларыннан килә. Мәскәүдә иң югары хезмәт хакы – 200 мең, Санкт-Петербургта – 185 мең, Казанда 140 мең сум тәшкил итә.

Әмма хезмәт хакы күләме белгечнең дәрәҗәсе һәм тәҗрибәсенә карап аерыла. Әйтик, Казанда урта медицина белеме, гамәлдәге сертификаты булган, сәламәтлек саклауга бәйле законнарны һәм медицина ярдәменең заманча стандартларын белгән шәфкать туташларына 40-42 мең сум түләргә әзер торалар. Алардан шулай ук беренчел реанимация чаралары үткәрү күнекмәсе дә таләп ителә.

Операция бүлмәсендә эш үзенчәлекләрен белгән, катетерлар кую, документлар белән эшләү тәҗрибәсенә ия хезмәткәрләр 42-50 мең сум күләмендәге эш хакына өметләнә ала. Шулай ук коммерция клиникасында эшләү тәҗрибәсе дә таләп ителә, шәфкать туташы-анестезистның стажы 1 елдан да ким булмаска тиеш.

Ике елдан артык эш тәҗрибәсе булган, анестезиологик чараларның барлык төрләрен белгән дәгъвачылар 50-67 мең сум хезмәт хакына исәп тота ала. Аларның операция бүлмәсендә, реанимация бүлегендә һәм балалар реанимациясендә шәфкать туташы булып эшләү тәҗрибәсенә дә карыйлар.

Эш тәҗрибәсе 3 елдан артык булган кандидатлар 67-140 мең сум хезмәт хакына дәгъва кыла ала. Эш бирүчеләр алардан югары медицина белеме, «Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле медицина эшчәнлеген оештыру тәртибе» буенча курслар узуы турында сертификат та таләп итә ала.

Аналитиклар Казанда шәфкать туташы-анестезистның уртача статистик портретын да ясаган. 91 процент очракта алар – уртача яше 34 яшь тәшкил иткән хатын-кызлар. Аларның 9 проценты югары белемгә ия, бер урында эшләү тәҗрибәсе 4,5 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта, кандидатларның 25 проценты эшкә урнашу өчен күчеп китәргә әзер булуын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100