news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда шәфкать туташлары бәйгесендә җиңүчеләр Болгарга сәяхәткә барды

Казанның 20нче номерлы шәһәр хастаханәсе «Процедура кабинетының иң яхшы шәфкать туташы» конкурсына нәтиҗә ясады. Бәйгедә барлыгы 10 шәфкать туташы көч сынашты.

Бәйге өч этапта узды. 1 этап - шәфкать туташының эш урынын чек-бит буенча тикшерү, венадан кан алуда гамәли күнекмәләр, 2 этап - үз эше турында проект әзерләү һәм тәкъдим итү, 3 этап - тест. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезамәте хәбәр итә.

Конкурста җиңгән шәфкать туташлары өчен Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт оештырылды, биредә конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләгәр дипломнар тапшырылды, диелә хәбәрдә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100