news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда саф һавада концерт узачак

26 август көнне Казан Кирмәненең Гавами урыннар ишегалдында Роза Мөхетдинованың Сөләйман шигырьләренә язылган «Тамырлар» кантатасы яңгыраячак. Концерт Халыкара «Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» фестиваленең төп вакыйгасы булып тора. Чара Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Кантатаны башкару өчен Рөстәм Абязов камера составы өчен махсус оркестровка әзерләгән. Казанның La Primavera камера оркестры, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге опера студиясе шәкертләре, «Апуш» театр студиясе артистлары, шулай ук И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җыелма хоры, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Казанның тарихи үзәгендә алар бергәләп бик зур музыкаль-шигъри тамаша тәкъдим итә.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot