news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Садри Максудиның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була

Тантанада язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнаша.

(Казан, 24 август, "Татар-информ").  Иртәгә, 25 августта, Казанда 08:45 сәгатьтә күренекле татар хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудиның «Истанбул» паркындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнаша.

  • «Истанбул» паркы Казанның Чистай һәм Г.Әпсәләмов урамнары киселешендә урнашкан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot