news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сабантуй уңаеннан иң яхшы чигүле сөлгегә бәйге игълан иттеләр

Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителер дип көтелә.

Казанда Сабантуй уңаеннан иң яхшы чигүле сөлгегә бәйге игълан иттеләр
tatar-congress.org

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте иң яхшы «Казан сөлгесе»нә бәйге игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителер дип көтелә.

Конкурста катнашу өчен Instagram социаль челтәренә үз кулларың белән яки гаиләдәге берәр кеше тарафыннан чигелгән сөлгенең фотосын урнаштырырга, шуннан соң аны әзерләү тарихы хакында сөйләргә һәм #КазанскоеПолотенце (#КазанСөлгесе) хэштегын куярга кирәк.

  • Сөлге җыю – татарларда Сабан туе алдыннан үткәрелә торган йола. Элекке заманда яшь хатыннар һәм кызлар ел буе сөлгеләргә бизәк чиккән. Чигүле сөлгеләрне батырларга бүләк иткәннәр һәм атларның иярләренә беркеткәннәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100