Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабантуйга багышланган ат чабышлары башланды
Казан ипподромында 20 июньдә Казанда узачак Сабан туена багышланган ат чабышлары башланды. Аларда Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык ат һәм жокейлар катнаша.
«Казан ипподромындагы чабышлар – ул традицион бәйрәм, ат спорты белән шөгыльләнүчеләр һәм шәһәр халкы бу турыда белә. Без бу чарага карата зур кызыксыну күрәбез, һәр чабышта уннан артык җайдак катнаша. Безгә төрле төбәкләрдән спортчылар килде. Традиция буенча без бу мәдәниятне бик күп кешегә күрсәтәбез», – дип сөйләде «Татар-информ»га ипподром директоры Гаяз Идиятуллин.
Ул искәрткәнчә, Казан ипподромында узган соңгы масштаблы ат чабышлары «Казанфорум» вакытында оештырылган иде – ул вакытта анда бик күп дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге кунаклар килгән иде.
Беренче чабышта Казаннан мастер-жокей Айрат Ишназаров Марий Эль исемле аты белән җиңүгә иреште.
«Без бик озак әзерләндек һәм бу җиңүне көттек. Әлбәттә, яңгырлы һава торышында катлаулырак, әмма мәйданчык яхшы», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җиңүче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз