Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабантуйга ат чабышларының приз фонды 8 млн сумнан артык тәшкил итә
Казандагы ипподромда Сабантуй уңаеннан ат чабышлары башланды. Ярышларның гомуми приз фонды 8 млн сумнан артык. Бу хакта «Татар-информ»га Казан ипподромы директоры Гаяз Идиятуллин хәбәр итте.
«Ярышларның республика һәм партнерлар ярдәме белән приз фонды яхшы – 8 млн сумнан артык. Шулай ук партнерлар призларына да чабышлар үткәреләчәк», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Чабышларда бөтен илдән 200дән артык ат һәм жокей катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз