Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабантуй мәйданчыкларына кадәр махсус транспорт барачак
Сабантуй көнендә, 20 июньдә, Казанда бәйрәм мәйданчыкларына – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләренә, шулай ук Аккош күле урман паркына кадәр махсус автобус маршрутлары һәм бушлай шаттллар җибәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка кадәр «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән, «10 нчы микрорайон», «Филармониянең концерт залы» һәм «Глазунов урамы» тукталышларыннан автобуслар китәчәк. Алар 8:00 дән бәйрәм чаралары тәмамланганчы йөриячәк. Моннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары Тынычлык бистәсенә «Казан-1» станциясеннән электр поезды белән барып җитә алачак. Сабантуйга кадәр бару вакыты нибары 11 минут тәшкил итәчәк.
Сабантуй кунаклары өчен Аккош күле урман паркына кадәр бушлай шаттллар оештырыла. Алар «Ремплер торак массивы» тукталышыннан ерак булмаган юл участогыннан китәчәк. Әлеге ноктага 36, 46 һәм 72 номерлы автобусларда барып җитәргә мөмкин. Шулай ук кунаклар Аккош күле янындагы мәйданга кадәр шәһәр яны поездында барып җитә алачак – электричка «Аккош күле» станциясенә кадәр барачак.
Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйга килүчеләр өчен дә бушлай автобуслар каралган. Алар Компрессорлар заводыннан һәм Җиңү Проспектындагы 141 бина адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасыннан җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Сабантуйны бәйрәм итүнең төп мәйданчыклары янында кирәк булган очракта юл хәрәкәтенә үзгәртүләр кертеләчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, милли уеннар һәм ике меңнән артык артист катнашында бай программа әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз