news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: «Сабантуй» журналы редакциясе тәкъдим итте

Укучылар белән элемтәләрне ныгыту максатыннан «Сабантуй» журналы үзенең социаль челтәрләрендә төрле марафоннар үткәрә. Үсеп килүче буын – балаларда тарихка кызыксыну, музейларга йөрүчеләрне арттыру нисбәтеннән редакция Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» дип исемләнгән марафон игълан иткән иде. Бүген әлеге марафон җиңүчеләре Татарстан Республикасы Милли музеена җыелды.

«Марафон кысаларында катнашучы балаларга музейлар белән бәйле мавыктыргыч биремнәр бирелде. Алар музейларга барып, барысын да үтәргә тиеш булдылар. Әйтик, үзләре яшәгән төбәк яки шәһәрдәге музей белән таныштырырга, Салих Сәйдәшев музеенда композиторның сакланып калган шәхси фортепианосы рәсемен яисә Каюм Насыйри музее белән танышканнан соң, шифалы үләннәрдән плакат ясарга, Милли музейда сакланучы Әби патша – Екатерина II нең каретасы турында әкият язарга тиешләр иде. Татар китабы йортында сакланучы китаплар белән танышканнан соң, укучылар үз китапларын да ясады. Биш биремне җиренә җиткереп, оста итеп башкаручыларга Милли музей буенча экскурсия үткәрелде», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га журнал редакциясе.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов әйтеп үткәнчә, хәзер балалар өчен музейда төрле чаралар, экскурсияләр, квизлар, квест-уеннар үткәрелә. «Биредә халкыбызның бай мирасы саклана. Музей залларында ядкәрләрнең кайберләре белән генә танышырга мөмкин. Ә музей фондларында экспонатлар шактый күп. Алар төрле күргәзмәләр, проектлар вакытында тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә. Милли музейның әле тагын бик күп филиаллары бар. Алар белән дә танышырга кирәк», – диде җитәкче.

«Төрле марафоннар оештыру – балаларның теге яки бу темага кызыксынуын арттыру ул. Быел Муса Җәлилнең тууына – 120 ел, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан марафоннар оештырган идек. 1 июльдән Роберт Миңнуллинның туган көне уңаеннан марафон башланып китте. Балалар гына түгел, бу эшкә әти-әниләр дә теләп кушыла. Алга таба да әлеге юнәлешне дәвам итәсебез килә. Шул рәвешле, укучыларыбызда төрле әдипләрнең иҗатына карата кызыксыну уятырга телибез», – диде «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова.

Марафонда Арча районы Мөндеш авылы мәктәбеннән берьюлы алты бала катнашкан. Укытучылары Алсу Рәхмәтуллина, мондый марафоннарның кирәклеген искәртеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Мондый марафоннар бала белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җанландырып җибәрә. Марафонда катнашып, биремнәрне бала әнисе ярдәме белән үти. Марафонга әзерләнү вакытында балалар белемнәрен арттырды, эзләнде, кызыксынды... Моннан тыш, балаларның кайбер сәләтләре ачылды. Берсе рәсем ясарга остарып китсә, икенчесе беренче тапкыр әкият язып карады. Балаларның сәләтләрен ачуда, тарихыбызга кызыксыну уятуда ярдәм күрсәтүегез өчен сезгә әти-әниләр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Алсу Рәхмәтуллина.

Марафонда җиңүчеләр исемлеге:

  1. Азалия Шәфигуллина.

Җитәкчесе: Җиһаншина Алинә Фәнис кызы.

  1. Ралинә Ильясова.

Җитәкчесе: Шәрәфуллина Гөлфия Фәрит кызы.

  1. Самат, Сәйдә, Данир Галимҗановлар.

Җитәкчесе: Галимҗанова Гөлназ Фәһим кызы.

  1. Зәринә Төхвәтуллина.

Җитәкчесе: Төхвәтуллина Гөлназ.

  1. Нурзилә Рәхмәтуллина.

Җитәкчесе: Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы.

  1. Алисә Хәйретдинова.

Җитәкчесе: Хәйретдинова Альбина Илгиз кызы.

  1. Илүс белән Дилүс Хөсәеновлар.

Җитәкчеләре: Хөсәенова Зилә Фәргать кызы.

  1. Фирдүс белән Фидәрис Әхмәтшиннар.

Җитәкчеләре: Зиннәтуллина Филсинә Таһир кызы.

news_right_1
news_right_2
news_bot