news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды

Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды
Фото: tatar-congress.org

16 апрель көнне Казанда Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды. Тантаналы ачыш Губдулла Тукай Әдәби музеенда узды. Семинарны Бөтендөнья татар конгресы белән берлектә «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуй бәйрәмен оештыру буенча махсус семинар ел саен уза. Быел анда катнашучыларның географиясе тагын да киңрәк. Курсларга Россиянең 23 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 милләттәшебез килде. Алар арасында Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров, Красноярск, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Сведловск, Томск, Ульян, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия, Якутия, Мари Эл, Төньяк Осетия республикалары бар. Шулай ук Казахстан һәм Төркиядән дә милләттәшләребез катнаша.

Татар халкының милли бәйрәмен оештыру, уздыру буенча лекцияләрдән тыш, чарада катнашучылар 19 апрель көнне Татарстанның Әтнә районына да барачак. Монда алар белән районда Сабан туен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Семинар 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100