news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сабан туена бүләкләрне дүрт маршрут буенча җыячаклар

Казанда Сабан туена бүләкләрне дүрт маршрут буенча җыячаклар
2023 елдагы Сабан туена бүләкләр җыю
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Быел Татарстан башкаласында Сабан туена бүләкләрне 19 июньдә җыячаклар. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана һәм дүрт маршрут буенча уза:

- ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча,

- Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча,

- «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча,

- Иске Татар бистәсе буенча.

Бүләкләр җыйганнан соң, 13.00 сәгатьтә барлык арбалар Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкка җыелачак, анда кунаклар һәм шәһәр халкына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot