Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сабан туе көнне хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк
Милли бәйрәм узачак Каенлык мәйданына җәмәгать транспорты белән бару кулайрак булачак
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1 нче август – Казан Сабан туе көнне башкаланың Идел буе районының бер өлешендә транспорт чаралары өчен хәрәкәт ябылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Игорь Новиков хәбәр итте. Агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барган конференциядә Казан каласы Башкарма комитетының транспорт комтитеты башлыгы Айдар Габделхаков та катнашты.
Билгеле булганча, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына туры китереп, быел Казанда татар халкының милли бәйрәме 1 нче августка кадәр кичектерелде. Спортчылар һәм кунаклар катнашында Сабан туе Идел буе районындагы Каенлыкта узачак.
Игорь Новиков әйтүенчә, бәйрәм көнне Оренбург трактыннан Каенлыкка керү һәм Ферма шоссесына таба чыгу юлларында шәхси транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Биредә җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылачак. “Чемпионат объектларына, Сабан туена баручылар автомобильләрен эре сәүдә үзәкләре парковкаларында калдырып, аннан шәһәр автобусларына утырып бара алачак”, - дип аңлатты ул.
“Кыен хәлгә юлыкмас өчен, маршрутны алдан ук уйлап куярга, автомобильне парковкалау өчен уңайлы урын билгеләргә һәм, бу шартларны күздә тотып, ярышларга бару вакытын исәпләргә киңәш итәбез”, - дип искәртә Казан ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз