news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сабан туе дүрт мәйданчыкта була

Бәйрәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә һәм «Казан» халыкара комплексында узачак.

Казанда Сабан туе дүрт мәйданчыкта була
Рамиль Гали/архив

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татар халык бәйрәме Сабан туе 23 июнь көнне Казанда дүрт мәйданчыкта оештырыла. Төп бәйрәм урыны Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта була. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт программасы Каенлыкта берничә мәйданчыкта узачак. «Тамашачылар өчен эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», - диелә хәбәрдә.

Теләге булганнар спорт ярышларында катнаша ала, ә Сабан туеның иң төп чараларыннан берсе - көрәш була.

Авыл ишегаллары күргәзмәләрендә кунаклар татар халкының көнкүреше һәм кәсепләре белән таныша алачак. Көн дәвамында аттракционнар һәм мастер-класслар белән балалар мәйданчыгы эшләячәк. Каенлыкта бәйрәм 9 сәгать 30 минутта башлана.

Шул ук вакытта бәйрәм Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә узачак. Биредә кунаклар өчен концерт программасы әзерләнә. Анда республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар уза, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырыла.

«Казан» халыкара ат-спорт комплексында Сабан туе уңаеннан ярышлар 14 сәгать 30 минутта башлана. Башкала халкы һәм кунаклары татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын һәм ат чабышларын карый ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100