Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар узачак
Укулар онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар уздырачак.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Сабан Туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» курсы онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак.
Укулар 26-29 апрель көннәрендә узар дип көтелә. Курс Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә «Сабан Туе» бәйрәмен оештыручылар өчен әзерләнгән. Укулар тәмамлангач, әлеге программаны узу хакында сертификат биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз