news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Сабан туе алдыннан җигүле атлар белән бүләк җыячаклар
Маршрут башкаланың үзәк урамнары буйлап узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 21 июнь көнне сәгать 11.00 дә Казан буйлап бизәлгән атларда бүләк җыю йоласы башкарылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте.
Җигүле атлар "Корстон" комплексыннан алып, Карл Маркс урамы буйлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына киләчәк. Анда аларны театр артистлары һәм Казан җитәкчеләре сәламләячәк. Алга таба Пушкин, Татарстан урамнары буйлап хәрәкәт итү планлаштырыла.
Икенче тукталыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булачак. Анда театр артситлары "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәтер дип көтелә. Соңгы тукталыш исә Иске Татар бистәсендә булачак. Бүләкләрне шунда да тапшырырга мөмкин.
Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, бу йоланы Казанда ел саен үткәрү планлаштырыла.
"Без әле күптән түгел генә предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуны төгәлләдек. Алар барысы да бу тәкъдимне кабул итте. Алар үзләрен рекламалауны максат итеп куймый", - ди Галина Шәрәфетдинова.
Хәзер йола шәһәрнең үзәк урамнарында гына үткәрелә. Әмма предприятие вәкилләре Казанның башка районнарында да Сабан туена бүләк җыюны үткәрергә тәкъдим иткән. Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу чарага өлеш кертергә теләге булуын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot