Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
Казан шәһәре Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә XII нче «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемле төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина сәламләде, гимназиянең директоры Эльвира Сәлахова катнашучыларга уңышлар теләде.
Шәмаилләр остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш гимназиягә үзенең эшләрен бүләк итте. Илебезнең төрле төбәкләреннән, Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 155 эш кабул ителде. Шуларның 115 е 2 нче турга сайлап алынды. Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары югары бәяләде.
Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.
Конференция кунаклары һәм катнашучылары өчен Нәҗип Нәккашның шамаиләй күргәзмәсе оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз