news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәяхәтче Шарль Вапро күргәзмәсе ачыла

21 гыйнварда Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Пекин-Амур-Париж” дип исемләнгән күргәзмә ачыла

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). 21 гыйнварда Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Пекин-Амур-Париж” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда 19 гасырның азагында француз сәяхәтчесе Шарль Вапро төшергән 60ка якын фото тәкъдим ителә. Проект Россиядә Франция елы кысаларында тормышка ашырыла.
1892 елда сәяхәткә чыккан Шарль Вапро 112 көн эчендә Пекин шәһәреннән Париж каласына кадәрге юлны үтә. Мари исемле тормыш иптәше һәм Кытайдан Хан исемле ярдәмчесе белән бергә Япония, Корея, Владивосток, Сахалинга сәфәр кыла, Амур һәм Шилка елгаларын чыга, Себерне аркылы үтә, Түбән Новгород, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург калаларын күреп кайта.
Экспедициядән Шарль Вапро 150 фото алып кайта. Бу фотолар һәм сәяхәт көндәлеге 1894 елда "Тур дю монд" журналында дөнья күрә. 1896 елда бу фото үрнәкләре "Живописная Россия" энциклопедиясендә Амур краена багышланган мәкаләдә басылып чыга. Авторы, кызганычка, күрсәтелми.
100 елдан соң фотоларны аукционда 10 еврога танылган коллекционер Арно Жибо сатып ала. 2006 елда тикшеренүче һәм фото остасы Патрисия Шишманова фотолар авторы Шарль Вапро икәнен ачыклый.
Казанда күргәзмәне Франция Илчелеге ярдәме белән Мәскәүдәге Франция мәдәни үзәге, "Альянс-Франсез-Казань" француз теле һәм мәдәнияте үзәге, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее оештыра.
Күргәзмәнең дәвамы булып музейга килүчеләр замандашларыбыз хезмәтләре белән дә таныша ала. Пекин төшкән фотоларны музей директоры Розалия Нургалеева, Париж шәһәре сурәтләнгән фотоларын күренекле фото остасы Фәрит Гобәев, Себер киңлекләре ачылган фотоларны Юрий Филимонов һәм Эдвард Хәкимов тәкъдим итә. Әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot