Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда сөт бизендәге яман шешне кисәтүгә йөз тоткан "Здоровье мамма" акциясе узачак
Татарстан башкаласы Мәскәүдән соң, әлеге чара үткәреләчәк икенче шәһәр булачак
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдән Казанда сөт бизендәге яман шешне профилактикалауга багышланган "Здоровье мамма" акциясе башлана. Казан әлеге акция үтәчәк икенче шәһәр булачак, элегрәк чара Мәскәүдә узган.
Берничә көн дәвамында теләге булган барча хатын-кыз Казан ярминкәсе үзәгендә тикшеренә ала. Анда хатын-кыз күкрәге рәвешендә зур конструкция урнаштырылачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, акция ачылышына "Здоровье" телетапшыруын алып баручы Елена Малышева киләчәк.
"Авыруны вакытында ачыклау мөһим, чөнки модернизация үткәрелде, заманча җиһазлар, квалификацияле белгечләр бар. Шул ук вакытта чирне башлангыч чорда диагностикалау җаваплылыгы табибларга гына түгел, аерым һәр кеше җилкәсенә төшә, чөнки шундый авырулар бар - алар буенча кеше язмышы табиб янына консультация сорап, тикшеренүгә вакытында килүгә бәйле", - дип билгеләп үтә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Казанда 29 октябрь көнне 13.00 дә башланачак проект "Беренче канал", "Здоровье" программасы, ТР Хөкүмәте, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Фотосурәт zdorovieinfo.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз