news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сәнгать әһелләре “кризис такмаклары”н әйтәчәк
28 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Заман сыный, илһам сүнми” дип исемләнгән театраль тамаша узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 28 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Заман сыный, илһам сүнми” дип исемләнгән театраль тамаша узачак.
Үзәкнең концертларны оештыру бүлегеннән алган хәбәргә күрә, кичәдә танылган сәхнә йолдызлары халыкка “кризис такмакларын” җиткерәчәк. Тамашада шаян дуэтлар, көлдергеч мәзәкләр, әйтемнәр, пародияләр, халык юморы тәкъдим ителәчәк. Халыкка туйганчы көләргә, шөбһәле күңелләрне юатырга, бер генә кичкә булса да, кризис зәхмәтеннән котылып, мавыктыргыч сәнгать дөньясына чумарга мөмкинлек тудырыла.
Тамашачы алдында күренекле җырчылар – Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, Равил Харисов, Алсу Әбелханова, Вил Усманов, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов, Альбина Кинжалиева, Фердинанд Фәтхи, Гүзәл Җәләлова, Светлана Минеева, “Фәридә-Алсу” дуэты, “Зөләйлә” триосы, шулай ук “Казан нуры” Казан халык уен кораллары оркестры һәм Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле чыгыш ясаячак. Кичәне язучы-юморист Камил Кәримов алып барыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2