news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда “Сәнгать – балаларга” хәйрия акциясенең йомгаклау концерты узачак

31 май көнне Казанның Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәгендә “Сәнгать – балаларга” хәйрия акциясенең йомгаклау концерты узачак

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). 31 май көнне Казанның Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәгендә “Тамаша” продюсерлык үзәге һәм Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәге бергә үткәргән “Сәнгать – балаларга” хәйрия акциясенең йомгаклау концерты узачак. Әлеге чара 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.
Акция апрель-май айларында үткәрелгән иде. Анда “Тамаша” продюсерлык үзәге, Эче эшләр министрлыгы Мәдәният үзәге, Бөтенроссия аккордеонистлары бәйгесе лауреаты “Экспресс-квартет” коллективы, балалар музыка мәктәпләренең аккордеон, баян классы буенча мөгаллимнәр һәм укучылар, баянчылар-аккордеонистларның методик секциясе белгечләре катнаша.
Акциянең максаты – инвалид, ятим балаларга һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә һәм аларны музыкаль мираска тарту, балаларны һәм яшүсмерләрне халык, классик һәм эстрада-джаз музыкасы белән таныштыру; бүгенге җәмгыятьне әхлаклылык проблемаларын юнәлтү. Акциядә катнашу өчен балалар музыка мәктәпләрендә укып, бәйгеләрдә төрле дәрәҗәле урыннар алучы балалар, шулай ук зур сәхнәдә лаеклы чыгыш ясарга сәләтле яшьләр чакырылган иде.
31 майда узачак концертта өлкән артистлар белән бергә яшь талантлар да катнаша. Тамашага инвалид балалар, ятимнәр һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырылган. Һәр бала бүләкләр алачак. Быелның июнь ае дәвамында ятим һәм инвалид балалар өчен хәйрия концертлары оештырылачак, дип хәбәр иттеләр “Тамаша” продюсерлык үзәгеннән.







autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100