news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 51 БДИ тапшыру пункты ачыла

Татарстан башкаласында барлыгы 131 имтихан тапшыру пункты эшләячәк.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казанда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен 131 пункт (шуларның 51е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен) ачылачак. Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17 меңгә якын укучы катнашачак. Барлыгы 131 пункт, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 51 пункт әзерләнде. Барлык пунктлар да Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты тарафыннан оештырылган тикшерүне узды», - диде спикер.

Ул шулай ук имтиханнарда барлык куркынычсызлык таләпләре исәпкә алынуын әйтте. Моннан тыш, БДИ тапшырган вакытта закон бозу очракларына юл куймас өчен мөмкин булган барлык чаралар да күрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot