news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәламәтлек индустриясен үстерү хакында сөйләштеләр

Татарстанда барлык ир-атларның 59 проценты һәм хатын-кызларның 46 проценты артык авырлыктан интегә, ди белгеч.

Казанда сәламәтлек индустриясен үстерү хакында сөйләштеләр
Расих Фасхутдинов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 58 процент кешенең 18 проценты гына дөрес туклана. Бүген бу хакта Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Сәламәт азык – сәламәт милләт” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.

Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә уздырды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Австралия, Үзбәкстан, Башкортстан республикасы, Мәскәү, Пермь, Төмән, Пенза, Әстерхан өлкәләреннән, шул исәптән Татарстаннан галимнәр катнашты.

Катнашучылар балалар һәм өлкәннәрнең туклану рационында заманча технологияләр, сәламәт туклану һәм инфекцияле булмаган авыруларның профилактикасы программалары, рәсми һәм халык медицинасында Себер үләннәре, кымыз белән дәвалау, Татарстан Республикасында Хәләл продукция һәм хәләл хезмәт күрсәтү, энә кадау, гәрәбә белән дәвалау хакында фикер алыштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, "Казан" милли-мәдәни үзәге директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ринат Закиров әйтүенчә, мондый очрашуларга һәрвакыт зур өметләр баглана. Аның фикеренчә, бүгенге җыенның төп максатларының берсе үзара хезмәттәшлек җепләрен ныгыту, тәҗрибә уртаклашу. “Татарстанның чит төбәкләр белән хезмәттәшлеге никадәр күпкырлы булса, шулкадәр яхшырак. Чөнки бергә аралашып эшләсәк, нәтиҗәсе дә уңышлы булачак”, - ди ул.

Ринат Закиров татар авыллары эшмәкәрләренең соңгы вакытта уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен, Татарстанда хәләл азык-төлеккә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады. “Хәзер эшмәкәрләр, фермерлар хәләл продукция җитештерүгә зур игътибар юнәлтте. Күргәзмә, ярминкәләрдә бары тик сыйфатлы, натураль, чиста азык-төлек белән сату итәләр. Әле бу олы юлның башы гына. Бу яңа проектыбыз да уңышлы булыр, чөнки сәламәтлек һәм киләчәк турында уйлану һәркем өчен файдалы һәм мөһим. Кеше яшәешенең мөһим факторы булганга күрә, туклану мәсьәләсендә дөнья күләмендә җитди игътибар бирергә кирәк", - диде ул.

Чыгыш ясаучылар арасында Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова шәхси гигиена кагыйдәләре, “Тенториум” оешмасы вице-президенты, биология фәннәре кандидаты Марат Хисмәтуллин бал, балавыз, умарта “сөте”, чәчкә серкәсе, прополисның файдасы, биология фәннәре докторы Николай Ильинских халык медицинасы, Себер үләннәре, "Сурья" музыкаль терапия мәктәбе җитәкчесе Виктор Суриков җыр белән дәвалау хакында сөйләде.

“Юкка гына җыелмадык. Һәрбер кеше дөрес туклануга зур әһәмият бирсә күп авырулардан саклана алыр иде. Бу заманда күпләрнең сәламәтлеге көннән-көн начарайганда дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсен хәл итүне соңлатырга ярамый”, - дип билгеләп узды Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.

Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова әйтүенчә, Татарстанда барлык ир-атларның 59 проценты һәм хатын-кызларның 46 проценты артык авырлыктан интегә. " Соңгы елда үлүчеләр саны артты. Кешеләрдә артык авырлык аркасында йөрәк, анемия, шикәр чире белән авыручылар күп", - ди ул.

  • Конференция 2017 елның ноябрендә узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча узды. Чараның максаты - илдә милләт сәламәтлеген үстерү һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше моделен булдыру, сәламәтлек индустриясен үстерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100