news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II ТР Спартакиадасы төгәлләнде

Спартакиада йомгаклары буенча районнар арасында беренче урынны Мамадыш районы, шәһәрләр арасында Яр Чаллы яулаган

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II ТР Спартакиадасы тәмамланды. Җиңүче һәм призерларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТР инвалидларының физик тәрбия-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина бүләкләде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайты.

Һәр спорт төре буенча ярышларда катнашучыларны бүләкләгәннән соң, гомуми команда зачетында җиңүчеләр хөрмәтләнде.

Спартакиада йомгаклары буенча, районнар арасында беренче урынны Мамадыш районы яулаган. Азнакай районы вәкилләре көмеш призер булган. Өченче урында – Саба районы коллективы.

Шәһәрләр арасында беренче урынга Яр Чаллы вәкилләре лаек булган, икенче урынны Казан спортчылары алган, өченче - Әлмәт командасы.

“Мин биредә җиңелүчеләрне күрмәдем, сез барыгыз да – җиңүчеләр!” - дип мөрәҗәгать иткән Хәлил Шәйхетдинов.

Спартакиадада барлыгы республика шәһәр һәм районнарының 22 командасыннан 416 спортчы катнашкан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot