news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәламәтлеге чикле балалар укый торган интернатка 4 млн сумлык җиһаз биргәннәр

«Мәгариф» милли проекты кысаларында өстәмә белем бирү, психолог, дефектолог, логопед, хезмәт бүлмәләренә заманча яңа җиһазлар куелган.

Казанда сәламәтлеге чикле балалар укый торган интернатка 4 млн сумлык җиһаз биргәннәр
Михаил Захаров

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар укый торган 4 номерлы интернат-мәктәпкә «Мәгариф» милли проекты кысаларында 4 млн сумга яңа җиһазлар кайтарганнар. Бу хакта мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина мәктәптә журналистлар белән очрашу вакытында сөйләде.

«Былтыр безнең мәктәп „Мәгариф“ илкүләм проекты кысаларында „Заманча мәктәп“ федераль проектында катнашты. Проект кысаларында өстәмә белем бирү, психолог, дефектолог, логопед, хезмәт бүлмәләренә 4 млн 160 мең сумлык заманча яңа җиһазлар куелды һәм бүлмәләрдә 460 мең сумга ремонт ясалды. Йөрү мөмкинлеге чикләнгән балаларны укытканда инновацион җиһазлар куллану бик уңайлы», — диде Зөлфия Габидуллина

2019-2020 уку елына мәктәптә 24 сыйныф бүлмәсе җиһазландырылган.

«Мәктәптә 7 яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган 191 бала белем ала, 26 бала өйдә укыту системасында. Укудан соң балалар дәвалау бүлмәләренә йөри. Сәламәтлекләрендә аз гына алга китеш булу да безнең өчен зур нәтиҗә», — ди Зөлфия Габидуллина.

Татарстанда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 2019 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 17 мәктәп җиһазландырылган.



Галерея: Школа-интернат № 4
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100